Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимгә 15 июльдә 80 яшь тулды
Григорий Родионов – керәшен егете. 1941 елда Лениногорск (Шөгер) районы Федотовка авылында туа. Дингә ышанмый. “Бердәнбер Аллага ышанам, аның кодрәтенә, байлыгына, төгәллегенә, табигатьнең камиллегенә сокланам”, – ди күренекле шагыйрь.
...– Без бер класста укыдык, бер-беребезне бик нык яраттык, ләкин бергә була алмадык. Сагынып, аны уйлапутырганда: “Сине уйласам мине моң баса, борчылып йөрим инде ничә ай. Күңелем сизә, назлы язларны оныттың бугай, оныттың бугай”, – дип яздым. Мин өйләнә идем аңа, ләкин ул бик көчле дини тәрбия алган мөселман гаиләсеннән иде. Ничә тапкыр өйләнсәм дә, аны барыбер оныта алмадым, хәзер дә яратам.
Нет комментариев