Горурлык: Казан үзәгендә «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе эшли
«Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе 20-27 октябрьдә БРИКС саммиты кысаларында эшли.
Казан шәһәре халкы һәм кунаклары күргәзмәне бүген Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда (Ирек мәйданы, 1нче йорт) түләүсез карый ала.
Экспонатлар арасында КАМАЗ һәм ауруслардан алып вертолет һәм катерларга кадәр, химия һәм нефть химиясеннән алып медицина симуляторларына һәм ИТ– сервисларга кадәр Татарстан предприятиеләре җитештерә торган техника һәм продукция тәкъдим ителгән.
Шулай ук, «КАМАЗ-мастер» командасы 19 тапкыр «Дакар Ралли» җиңүчесе булган узыш машиналары да бар.
«Аурус» компаниясе Aurus автомобильләренең өч моделен күрсәтә: Arsenal, Komendant һәм Senat Long. Татарстанда җитештерелгән шундый Aurus автомобильләренең берсендә Россия Президенты Владимир Путин йөри.
Пассажир автобуслары, шул исәптән туристлык һәм мәктәп автобуслары экспозициядә «Соллерс» компаниясе тарафыннан тәкъдим ителгән. Кунаклар компаниянең яңалыгы – премиум-класслы Sollers RF8 пассажир минивэны белән таныша ала.
Ачык һавадагы күргәзмәдә популяр К5 буын йөк машиналары, үзбушаткычлар, бортлы йөк машиналары модель рәте урнашкан. Казан вертолет заводы «Ансат»медицина һәм полиция вертолетларын тәкъдим итте. «РариТЭК» автомобиль заводы - табигый газда эшләүче 12 метрлы автобус.
Парламент бинасында Татшина, Татлифт, ICL, Таткабель, Казанькомпрессормаш, Эйдос һәм башка компанияләр продукциясе белән танышырга мөмкин.
Экспозициянең күп өлеше авыл хуҗалыгы техникасына бирелгән. «Казаньсельмаш» ҖЧҖ үсемлекләрне химик саклау һәм минераль ашламалар кертү өчен гидравлик трансмиссияле тулы приводлы үзйөрешле сиптергечләр урнаштырачак. «МТЗ-Татарстан» сәүдә-җитештерү компаниясе тракторларның берничә моделен тәкъдим итә.
Бу көннәрдә «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсендә БРИКС делегатлары да булды.
Таҗикстан Премьер-министрының беренче урынбасары Хоким Холикзода һәм бу илнең сәнәгать һәм яңа технологияләр министры Шерали Кабир да булды. Кунакларны ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин озатып йөрде.
Экспозицияне караган вакытта Таҗикстан делегатлары авыр техникага, шул исәптән «КАМАЗ» линейкасы автомобильләренә, йөк машиналарына, автобусларына һәм Казан вертолет заводы вертолетларына аерым игътибар бирделәр. Шул ук вакытта алар техниканы лизингка алу шартлары белән кызыксынды.
Күргәзмәдә бу илнең тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Мөхәммәд Джашим Уддин җитәкчелегендәге Бангладеш Халык Республикасы делегациясе дә булды.
Дипломатлар һәм министрлардан тыш, чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә карады. Алар арасында Көньяк Африка тапшырулар корпорациясе (SABC) генераль директоры Номса Чабели, SABC сәясәт һәм җайга салу бүлеге җитәкчесе Моробади Филлемон Мойлва, Мисыр телевидениесе җитәкчесе Наилә Фарук, Иранның Fars мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе урынбасары Сейед Мостафа Хошешм, Кытай илкүләм телерадиокомпаниясе һәм дөнья медиахолдинглары вәкилләре бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев