Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Георгий Ибушев Мәскәүдән гастрольдән кайткач, «Туганайлар»га килде

Россиянең – атказанган, Татарстанның халык артисты, шагыйрь Георгий Ибушев, җай чыкканда, редакциябезгә керми китми.

Карендәшебез 18-20 октябрьдә Мәскәүдә гастрольләрдә булып кайтты. П.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең Рахманинов залында яңа сезонны алар, Казан филармониясенең  әдәби-музыкаль лекторий бүлеге коллективы ачып җибәрде. 

«Мәскәү тамашачысы безне бик яхшы каршы алды. Искиткеч матур зал, шәп акустика. Аны әйтеп кенә аңлатып бетереп булмый. Бу гастрольне оештыручы, концерт программасын төзүче –  лекторий җитәкчесе Татарстанның халык артисты Владимир Васильев үзе. Казаннан без 8 кеше бардык.  Мин татар һәм рус телендә классик әсәрләр башкардым. Мәскәүне дә карарга өлгердек. ВДНХ, төнге Мәскәү, Кызыл мәйдан… Барысын да күрдек», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Георгий дәдәй.

«Туганайлар»ның 24 октябрьдә чыккан яңа саны белән дә, газета укучылардан иң беренче булып, Георгий дәдәй танышты. Бу санда аңа иң ошаганы –  Мамадыш районының Албай авылына 2 бит урын бирелүе.

«Албай безнең күрше авыл булгач, бик якын, почти туган авыл. Анда туганнарым, классташларым да бар. Җырак түти Светлана да шунда яши. Элек Албайда Питрау зурлап уздырылганда, бер дә калдырмый идек», – дип сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев