Галина Шапиева оста итеп авыл көйләрен башкара, үзенең 68 яшендә дәртле итеп бии дә әле
1953 елгы Галина Шапиева Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылыннан. Ире Тимофей белән алты бала – Николай, Лариса, Татьяна, Елена, Роза һәм Светаланы үстергәннәр. Хәзерге көндә балаларының һәм оныкларының рәхәтен күреп яшиләр.
Галина Шапиева оста итеп авыл көйләрен башкара, үзенең 68 яшендә дәртле итеп бии дә әле. Безнең "Тик-ток" аккаунтыбызда Галина Шапиеваның биегәне төшерелгән видеоязманы 300 меңнән артык кеше караган иде.
Ул Казаклар Чаллысы авылында табын арасында кодаларга атап җырлана торган көйне башкара.
Нет комментариев