Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Галина Константинова: “Безнең ил” – әбием дөньяга чыгарган җыр”

Эшче яшьләрнең республикакүләм “Безнең заман” X телевизион фестивалендә Мамадыш районы командасы, керәшен җырын башкарып, беренче урынны яулады.

Фестивальнең йомгаклау гала-концерты Казанның “Пирамида” сәхнәсендә узды. Әлеге вакыйга 650дән артык артистны җыйды.
“Ихлас” ансамбле солисты Галина Константинова бу конкурста өченче тапкыр катнашуы турында әйтте.

– Быел безнең район мәгариф бүлеге командасын әллә каян танып була иде. “Сез кайсы районнар?” – дип сораучы да булмады, чөнки артына “Ихлас. Мамадыш” дип язылган спорт киемнәре кидек. Ел саен район башлыгы Анатолий Иванов үзе җыеп уңышларыбыз белән котлый, алга таба да матур җиңүләр тели. “Наше время – безнең заман” – эшче яшьләрнең талантын ача торган бик матур фестиваль. Ә бездә талантлар бик күп!

Сәхнәдә “Безнең ил” җырын башкарган Галинага республика президенты белән селфи ясау бәхете дә елмайган.

– Фестивальдә “Безнең ил”не җырлау – минем өчен горурлык. Әбием дөньяга чыгарган җыр бит ул, Владимир авылы көе. Беренче тапкыр ул аны Казанда Тукайның 100 еллыгына багышланган концертта җырлый. Безнең якта һаман “Роза апа җыры” әле ул. Әби аны әллә ничә җыентыкка “Владимир авылы көе” дип бирә. Сүзләре матур булганга, дөньяга “Безнең ил” булып таныла.

“Ихлас” ансамленең чыгышын карарга тәкъдим итәбез (видео).

Фото: Галина Константинова архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев