Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фотоларда керәшен тарихы - Керәшен Ялтаны авылы кешеләре

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан фотоархив туплыйбыз

Минем 1924 елгы зур дәдәй сугыштан яраланып кайтты. Аның сулъяк калак сөяге юк иде. Аннан гел тимер кыйпылчыгы чыкты. Тимерләре чыкканда, дәдәй бик сызланды. Аларны эскәк белән чүпли идек. Безнең әти дә сугыштан исән-сау кайтты. Ул тегүче иде.  “Үлгән солдатларның киемен җыеп, исәннәргә яраклаштырып тектем. Янымда берничә ярдәмчем булды, тик алар үлеп калдылар. Минем балалар күп булганга исән калганмындыр” – дип сөйли иде ул. Әти цинга дигән авырудан, теш уртлары сызлап интекте.  74 яшен дә тутыра алмыйча, 1978 елның 12 декабрендә үлде.

Гаиләдә без унике бала үскән идек, хәзер инде дүртебез генә калдык.  Мин үзем 78 яшьтә. Үз-үзебезне белә башлаган чак сугыштан соңгы чорга туры килде. Тормыш итүләре бик авыр булды. Хәзер уйлыйм да, авырлыклар күп булса да, гомер бигрәк тиз үткән икән шул. 

Әй, яшь чакта ашыгабыз,

Гомерләр үтмәс, диеп.

Үтеп киткәч шаккатабыз,

Яшәми калганбыз дип.

Әле элекке фотоларны карап утырдым да, безнең яшьтәгеләр булмаса, бу кешеләрне кем белсен дип, берничәсен “Туганайлар”га җибәрергә булдым.

Минем дәдәй, 1929 елда туган Федор Портнов әйтүенчә, бу карточка 1952 елны төшерелгән. Андагы ирләр урман кисеп, кайдадыр күпер төзегәннәр. Дәдәм армиядән кайткан гына булган. Хәзерге вакытта аңа 90 яшь!

Фотодагы бу ир-атларның барысы да – элекке Кызыл Армия районының (хәзер – Чистай районы) Керәшен Ялтаны авылы кешеләре. Фотода (уңнан сулга): басып торучылар –  Александр Ермолаев (кулында балтасы да бар), Федор Портнов, Максим Ермолаев, Андрей Иванов; беренче рәттә утыручылар – Андрей Морясов, Туктый Тукмаков, Степан Бакин. Фотода Степан  авызына челем кабып төшкән, ул вакытта күрше авылның урман кисү бригадасы бригадиры булган.

Анна ПОРТНОВА. Чистай районының Керәшен Ялтаны авылы.

Кадерле укучыларыбыз! Быел – ТАССР төзелүгә 100 ел уңаеннан, керәшеннәрнең тормышын чагылдырган фотоархив туплыйбыз. Сездән дә шундый фотосурәтләр көтеп калабыз.  Бәлки, сезнең гаилә архивларында да шушындый этнографик һәм тарихи фотолар бардыр. Кешеләр фотолары гына түгел, авыл, иман йортлары һәм башкалар төшерелгәннәре дә бардыр.. Фотоларны редакциябезгә җибәрсәгез, газетада басытырырбыз, сайтыбызга, социаль челтәрләрдәге группаларыбызга урнаштырырбыз.  

Фотоларны tuganaylar@yandex.ru электрон почтасына, 89172509795 номерына (Ватсап аша) җибәрегез.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев