Фотоларда керәшен тарихы - Казаклар-Чаллысы авылы кешеләре
Хәбәрләр

Фотоларда керәшен тарихы - Казаклар-Чаллысы авылы кешеләре

Үткәннәребез – фотоларда

Кеше хәтере ачылмаган сандык бит. Ә шул хәтерне, анда сакланган хатирәләрне кабат яңарту, үткәннәрне күз алдына китерү, нәсел-ыруыбызны барлар өчен, кайвакыт, бер фоторәсемне кулга алу да җитә. Шул аклы-каралы рәсемнәргә никадәр язмышлар, вакыйгалар, үткәннәр сыйган. Аларны кулга алгач та безнең арадан бик күптәннән киткән якыннарыбызны янадан күргәндәй булабыз, туганнарыбызны барлый башлыйбыз.

1935 елда төшерелгән бу фотода – Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылы кешеләре. Утырганнар: Мария Ефремовна һәм Афанасий Игнатьевич Чебаковлар. Урталарында – төпчек уллары Александр (сабый чагында ук үлгән). Артта кызлары Феодосия (Сапа Пидучы) белән  уллары Сергей басып тора.

 

Валентина ЕФИМОВА.

Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылы.


Нет комментариев