Тройсын бәйрәме бу елны 22 июнь көнне бәйрәм ителә.
Лениногорск районының Федотовка авылында Тройсын бәйрәмен һәр елдагыча зурлап билгеләп үтәләр. Шушы көннәрдә Тройсын бәйрәменә бүләкләр җыю оештырылган.
“Авыл халкы милли киемнәр киеп, җырлап, биеп, күңелле итеп үткәрде әлеге чараны. Тройсынны керәшеннәр “Җапрак бәйрәме” дип тә йөртә. Бу көнне керәшеннәр йортларын, капкаларын каен, миләш һәм башка агач ботаклары белән бизи”,– дип сөйләделәр мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Нет комментариев