Евдокия Толстова: «Бәрәңгең булса, ач калмассың»
Авылларда бәрәңге утыртуның кызган чагы.
Бәрәңге утыртыр чак җитә. Бирдебәк авылыннан карендәшебез Евдокия Толстова безгә авыл тормышын фото-видеоларга төшереп җибәрергә, күрсәтергә тырыша: «Бәрәңгең булса, ач калмассың, дигән халык. Бәрәңгенең уңышы мул булсын өчен үзебезгә дә шактый тырышырга туры килә, һава торышының да әйбәт булуы кирәк»,– ди ул.

Орлыкка дигән бәрәңгене утыртырга 25-30 көн кала җылылык 18 градустан да ким булмаган якты урынга шыттырырга куярга кирәк. Аларны тартмаларга салып, өсте-өстенә өеп куярга да мөмкин. Бәрәңге торган урында һава температурасы төнлә 6 градустан да төшмәскә тиеш. Болай эшләгәндә, бәрәңге иртәрәк өлгерер. “Язның бер көне елны туйдыра” диләр. Гадәттә, май башы-урталарында бәрәңге, кишер, суган, чөгендер барысы да утыртыла.

Сез яшелчәләр утырттыгызмы инде, карендәшләр?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев