Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Этномәдәни күптөрлелекне саклау максатыннан, төбәк хөкүмәтенә тиешле чаралар оештыру кушылган

Татарстан Республикасында этномәдәни күптөрлелекне саклау, өйрәнү һәм аларга ярдәм итү чараларын камилләштерү максатыннан, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәк хөкүмәтенә тиешле чаралар оештыру һәм үткәрү буенча методик әсбаплар булдырырга кушты.

Хокукый мәгълүмат порталында чыккан боерыкта түбәндәгеләр турында әйтелә:

• ел саен Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның традицияләре, гореф-гадәтләре һәм милли костюмнарын популярлаштыру буенча чаралар планлаштырырга (шул исәптән халык бәйрәмнәрен үткәргәндә);

• Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның традицияләре, гореф-гадәтләре һәм милли костюмнарын популярлаштыру буенча чараларны оештыру һәм үткәрү буенча методик киңәшләр әзерләү һәм куллануны тәэмин итәргә (шул исәптән халык бәйрәмнәрен үткәргәндә);

• боерыкны гамәлгә ашыруны тәэмин итүче башка карарлар кабул итәргә.

Моннан тыш, республика Министрлар Кабинеты югарыда санап үтелгән чараларны әзерләүдә актив катнашуга ТР Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләрен, республиканың иҗтимагый берләшмәләре һәм оешмаларын җәлеп итәргә тиеш. Бу хакта «Татар-Информ» хәбәр итә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев