Шушы ел башыннан эшләмәүче пенсионерларның страховой пенсияләре 8,6 процентка арттырыла
Бу Дәүләт думасының пенсияләрне илдәге инфляция күләменән күбрәк суммада индексацияләүгә кагылышлы законны кабул итүенә нигезләнеп эшләнелә.
Январь пенсияләре 5,9 процентка артып килгән. Димәк, аның аермасын, ягъни 2,7 процентын эшлмәүче пенсионерлар февраль пенсиясе белән бергә калачаклар.
Индексация өчен, өстәмә рәвештә, тагын 170 миллиард сум акча таләп ителә. Дәүләт думасы председателе Вячеслав Володин үзенең телеграм-каналында язганча, моның өчен бюджетта акча җитәрлек икән.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев