Хәбәрләр

Дүсмәт авылы халкы нардуганчыларга: «Өч көн көтәбез инде сезне!»

Шушы көннәрдә авылларда күпләп нардуганчылар йөри.

Мамадыш районының Дүсмәт авылы йортларында нардуганчылар йөргән. Бу хакта авылның мәдәният йорты директоры Мария Петрова хәбәр итте. 

– 10 январь көнне кичтән йөрергә чыктык. Сыер, Арыслан кызы, Керәшен кызы һәм башка кызыклы образлар уйлап чыгардык. Әле яшьләр дә үзләре теләп, киемнәр табып, безнең белән йөрделәр. Аларга традицияләребезне тапшыру – безнең бурыч. 

"Өч көн көтәбез инде сезне!", "Нардуганчылар йөри дигәч, капкамны да бикләмәдем" дип каршы алды авыл халкы. Мал-туарлар булуын, уңышлар, тыныч-имин тормышлар теләп, җырлап, биеп, авылдашларыбызны шатландырдык. Барысы да ачык күңел белән табынга чакыра. Һәр йортта да табынга утырып булмаса да, пирмәнкәләр белән сыйландык, – дип сөйләде Мария түти. 

Нардуганчылар керсә, тормыш имин була – шундый ышану бар икән Дүсмәт авылы керәшеннәрендә. Шуңа аларның килүенә шатланмый булмый. 

Дүсмәт нардуганчылары видео да юлладылар. 

Фото, видео: Дүсмәт авылының мәдәният йорты


Нет комментариев