Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүрт-Мунча терлекчелек комплексы «Агрокөч» холдингында сөт җитештерү буенча икенче урында тора

Дүрт-Мунча терлекчелек комплексы зур мәйданны били. Биредә бозаулар, савым һәм буаз сыерлар, тудыру бүлеге һәм азык әзерләү цехы урнашкан. Комплекста бүген яңа технологияләр нигезендә эшлиләр.

Дүрт-Мунча терлекчелек комплексы зур мәйданны били. Биредә бозаулар, савым һәм буаз сыерлар, тудыру бүлеге һәм азык әзерләү цехы урнашкан. Комплекста бүген яңа технологияләр нигезендә эшлиләр. Бу хакта «Зәй офыклары» хәбәр итә. 

Әлеге терлекчелек комплексында бүгенге көндә 860 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Аларның 630ы – савым, 92се – буаз сыер, 100е – тана. Комплекста 32 кеше хезмәт куя. Ферма мөдире – Геннадий Захаров.

Көнгә 14 тонна сөт савып алалар. Бер баш сыерга 22 литр сөт туры килә. Бозаулату бүлегендә бер сыер савучы һәм ял иттерүче эшли.  Бүгенге көндә биредә 100 баш бозау асрала.

Бозау караучылар Валентина Тихонова белән Зөлфия Уразманова  җәлт-җәлт кенә утарда бозауларга сөт эчертә. Бозаулар бит алар сабый кебек, апаларын күреп алуга, сөт сорап мөгри башлыйлар.  Берсе сөтне тудыру бүлегеннән ташып тора, икенчесе алар белән бозауларны сыйлый. Сөтне «молочный такси»да 42 градуска кадәр җылыталар. Бер бозауга көнгә ике мәртәбә 3 литр сөт эчертәләр.  

Тагын бер алыштыргысыз эшчеләре ул – осеменатор Владимир Иванов. Владимир кирәге чыкса, хәтта сыер савучыларны да алыштыра ала. Комплекста ике осеменатор эшли: икенчесе – Рузилә Анисимова.

Гадәти фермалардан аермалы буларак, биредә малкайлар бәйдә тормый, гел хәрәкәттә. Сыерлар заманчалаштырылган алым белән савыла. Савылган сөт торбалар аша туңдыргычка китеп, суытылган сөт Чаллы сөт комбинатына озатыла. Берьюлы 32 сыер савыла. Бер сменада 3 сыер савучы эшли. Дүрт-Мунча терлекчелек комплексы «Агрокөч» холдингында сөт җитештерү буенча икенче урында тора.

Сыер савучылардан Люся Кириллова, Гөлнара Исинбаева, Анна Тихонова озак еллар терлекчелектә хезмәт куялар. Светлана Хәйретдинова биредә 5 ел  сыер савучы булып эшли, моңа кадәр Актанышта бу эшне башкарган. Ул эшкә Зичәбаш авылыннан йөри.

- Эшебез авыр димәс идем, заманчалаштырылган. Эшкә вахта йөртә.  Элекке сыер савуларны хәзергесе белән чагыштырырлык түгел, - ди ул.

Шунысын да әйтергә кирәк, Дүрт-Мунча фермасы биләмәсен чәчәкләр бизи. Барысы бергәләп ферма тирәли чәчәкләр утырталар.

- Хезмәт кешесенең эш урыны матур булса, үзенә дә күңелле бит, - ди ферма мөдире Геннадий Васильевич.

Фото: «Зәй офыклары»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев