Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүсмәт авылы халкы, өйдән-өйгә йөреп, чабата биюен биегән - видео

Мамадыш районының Дүсмәт авылында "Чабата биюе" челленджы оештырганнар

"Безнең әби-бабаларыбыз киеп үскән аяк киеме - чабаталарны хәзерге көндә табуы җиңел түгел. Бу аяк киемнәрен бары тик музейларда, ә кайвакыт сәхнәдә бию башкарганда гына күрәбез. Менә безнең авылыбызда - Дүсмәттә дә чабаталар клубтагы "Керәшен дөнҗәсе" почмагында, мәктәптә Михаил Ефимов төзегән музейда, һәм берничә кешедә генә сакланып килә.
Авылдашыбыз Анастасия Гурьянова йортында да 2 пар чабата бар", - дип язган авыл мәдәният йорты директоры Мария Петрова.
Авылда "Чабата биюе" челленджын башлап җибәреп, Анастасия авылдашларына чабатаны киеп, биеп карарга җибәрә һәм ахырдан бу чабаталар мәдәният йортына барып ирешә һәм "Керәшен дөнҗәсе" почмагына куела.
"Әби-бабаларыбыз киеп үскән һәм чабата белән биюләрне онытмыйк! Ә чабаталы тормыш кире кайтмасын иде, җылы, матур киемнәргә тилмереп яшәмик, тормышыбыз муллыкта булсын. Мондый тормыш бары тик тарихта гына калсын, чабата белән биюләр сәхнәләрдә генә башкарылсын иде!"- ди мәдәният йорты хезмәткәрләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев