Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүрт-Мунчада Балалар китабы көнен билгеләп үттеләр

Бүген – 2 апрельдә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә

Авыл мәдәният йортында балалар яраткан китаплары, аларның геройлары турында сөйләделәр.

Бүген – 2 апрельдә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Бу көн - очраклы сайланмаган: 2 апрельдә бөек әкиятче, язучы Ганс Христиан Андерсен  туган. Балалар китабы көнен беренче тапкыр 1967 елда билгеләп үткәннәр.

Балалар китабы көне уңаеннан  Дүрт-Мунча авылы  мәдәният йортында "Тылсымлы китап иле буйлап могҗизалы сәяхәт" дип исемләнгән әдәбият сәгате узды.

Мәдәният хезмәткәрләре чара барышында балаларны әлеге көннең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Балалар  яраткан китаплары, аларның геройлары турында сөйләделәр. "Бу кайсы әкияттән?"  викторинасында  сорауларга җавап бирделәр.

Мәдәният хезмәткәрләре шулай ук балаларны кызыклы китаплар белән таныштырды.

Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев