Бу гаилә биш мең сумлык сертификатка ия булды
Никифорово авыл җирлеге башлыгы Сергей Степанов Чия башы авылында яшәүче дүрт бала анасы Любовь Офицеровага 5 мең сумлык сертификат тапшырды.
Авыл җирлеге башлыгының: “Бу сертификатка Мамадыштагы кибеттән үзегезгә кирәкле хозтовар барып алырсыз”, – дигән сүзләренә Люба үзе дә, балалары да шатландылар.
Сергей Николаевич әйтүенчә, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов авыл җирендә күп балалар үстерүче гаиләләргә һәрьяклы матди ярдәм күрсәтүне күз уңында тота, авыл җирлеге җитәкчеләреннән дә шуны таләп итә.
Нет комментариев