Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дөгеле вак бәлеш рецепты

«Туганайлар» газетасы хезмәткәре Фрида Вәлитовадан вак бәлеш рецепты.

Вак бәлешне, майлы табага тезеп, кызу мичтә пешерәләр. Аны ачы камырдан да, төче камырдан да ясарга мөмкин.

Вак бәлешне дөге ярмасына сыер, сарык, каз яисә үрдәк ите кушып, ачы камырдан пешерәм мин.

Итне юып сөякләреннән аергач, бик вак турап, бүрттерелгән дөге, вак кына туралган суган, бераз май, тоз белән борыч кушып, яхшылап болгатам. Ачы камырны, кисәкләргә бүлеп, чынаяк тәлинкәсе кадәр итеп җәям дә, уртасына алдан әзерләнгән бәлеш эчен салып чыгам. Читләрен күтәреп, бармак белән чеметеп бөрәм. Уртада тишек калдырам. Ясаган берсен майлы табага тезәм. 10-15 минут кабарткач мичкә тыгам. 15-20 минуттан бәлешкә шулпа өстим дә яңадан мичкә куеп алам.

1 бәлешкә: 90 грамм ачы камыр, 70 грамм ит, 12-15 грамм дөге, 20 грамм башлы суган, 15 грамм сары май, тоз, борыч, шулпа кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев