Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чурадагы карендәшләребез чын сәхнә осталары

Район күләмендә авыл җирлекләре арасында ел саен театр-фестиваль бәйгесе үтә. Кукмара районының Чура авылы Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» дип исемләнгән моңсу комедиясен тәкъдим иткәннәр.

Мин театр белгече дә, әдәби тәнкыйть остасы да түгелмен. Бары үзешчәннәр чыгышын яратып караучы һәм алган тәэсирләре белән уртаклашучы гап-гади бер тамашачы, бераз гына булса да театр фанаты.

Бу бәйгегә Югары Чура җирлегендәге дүрт мәдәният йортының хезмәткәрләре Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» дип исемләнгән ике пәрдәле моңсу комедиясен тәкъдим итте. Түбән Чура авылының илле урынлы клубы халык белән шыгрым тулы иде. Басып торучылар белән җитмешләп кеше булгандыр. Барганыма һич үкенмәдем. Матур авылның матур тамашачылары белән рәхәтләнеп ял итеп кайттым. 

Үз образларын тормыштагыча итеп тудыра алган әлеге төбәк үзешчәннәренә чын күңелемнән сокландым. Көлдерделәр дә, елаттылар да, уйланырга да мәҗбүр иттеләр алар. Сәхнәдә чәтердәп торган алты кыз тамашачылардан оялуның, уңайсызлануның ни икәнен дә белмичә, рәхәтләнеп, Туфан Миңнуллин бу әсәрен язганда геройларын ничек күзаллаган, нәкъ шулай уйнадылар. Чуралылар, булдырдыгыз! Хәтта рольләрегез дә һәр кешенең холкына карап сайланган шикелле. Сүзләрегез, хәрәкәтләрегез, күз карашларыгыз, сөйләү манераларыгыз да табигый, тормышчан иде. Сәхнәнең кечкенә булуы да куркытмады үзләрен. Вакыйга исәп-хисап бүлегендә барганлыктан, шактый урыннарны алган дүрт өстәл дә артистларга — алты кыз һәм бер «кияү»гә уңайсызлык тудырмады. Фаягөл ролен башкарган, Югары Чура мәдәният йорты директоры Лариса Осипованың җырлавы спектакльне тагын да тулыландырды. Йөрәккә рәхәтлек бирә торган моңлы тавыш иясе, дияр идем аның турында. Тыйнак, тыныч табигатьле, кешегә каты бәрелеп үпкәләтүдән курка торган Хәдичәне Поршур мәдәният йорты җитәкчесе Зөлфия Азина уйнады. Тормышта да нәкъ шушы образ иясенә туры килә торган кеше, диделәр. Әйтәсе сүзен курыкмыйча туры бәреп әйтә торган Нина Васильевна ролен Пчеловод мәдәният йорты җитәкчесе Лариса Александрова башкарды. Баш хисапчы Нурзидә Мөбарәковна булып уйнаучы артист — Югары Чура авылында китапханәче булып эшләүче Лидия Азина. Бу ике артист та үз образларын үзенчәлекле итеп халыкка күрсәтә алды. Афәрин кызларга. 19 яшьлек Рузалия исемле тиктормас кызны Сәрдекбаш мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләп киткән Лидия Михайлова уйнады. Сәрдекбашта эшләгәндә Лариса әлеге бәйгегә тәкъдим ителгән Хәбир Ибраһимның «Ялгыз каен күзе» спектаклендә Зөһрә ролендә тамашачы мәхәббәтенә лаек булган иде инде. Азмы-күпме Лидияне  белгәнлектән, Рузалиянең «чалт иткән» үзе ул. Түбән Чура мәдәният йорты җитәкчесе һәм бу спектакльне сәхнәгә куючы Илзирә Закирова үзсүзле, бәйләнчек, чая, кайбер мизгелләрдә кырыслыгы да чагылгалап алган Гөлчирә ролен башкарды. Илзирә тормышта Гөлчирәнең капма-каршысы булса да, дөньясын онытып, бернинди уңайсызланусыз, рәхәтләнеп бөтен күңелен биреп, бик оста итеп уйнады.

«Алты кызга бер кияү» комедиясенең төп герое булган Рәхмәтулла Хөрмәтулловичны Югары Чура мәдәният йортында сантехник булып эшләүче Алексей Игушин башкарды. Карап торышка беркатлы булып күренгән, эчкерсез, ихластан ярату сәләтенә ия булган, сабыр холыклы Рәхмәтулла образын Алексей тамашачы күңелендә шактый саклап йөртерлек итеп күрсәтә алды. Тормыштагы холкы да шушы уйнаган образына туры килгәнгәме, искиткеч тормышчан килеп чыкты. Соңыннан үзеннән:

— Алексей, төп рольне башкару сиңа авыр булмадымы? — дип кызыксындым. 
— Ике-өч репетиция вакытында кире уйлыйммы икән әллә, дигән икеләнүләр булды. Һич кенә дә рольгә кереп китә алмадым. Уйларымны сизгәндәй, Илзирә каты тормаса, бүген мин тамашачы буларак кына катнашкан булыр идем.
— Сүзләрең күп, текстны ничек ятлап бетерә алдың? 
— Сүзләре язылган кәгазь бите спектакль барышында өстәлдә торды. «Эшләп» утырганда карап-карап алгаладым инде, — дип елмайды Алексей.

Күңел биреп «эшләп» утыргандыр, күрәсең, тамчы да сизмәдем. Кара әле, бернинди тоткарлыксыз уйный бит дип, сокланып карадым. Көн саен алты хезмәттәш кызларының көен көйләп, елаганнарын юатып, киңәшләрен биреп торган Рәхмәтулланың ахыргы күренештә авыру хатынын тәрбияләп яшәвен дә белгәч күңелләр тулды.

Кыскасы, спектакльне тамашачы бик яратып кабул итте. Аның уңышлы килеп чыгуында музыкаль бизәлеш белән тулыландырган, Югары Чура мәдәният йортында оператор булып эшләүче егет Николай Анисимовның да өлеше зур.

Шушы урында район Мәдәният йорты җитәкчеләренә дә фикеремне җиткерсәм урынлы булыр дип уйлыйм. Ел да шушындый чаралар үткәреп, халыкны ничек тә мәдәният йортларына якынайтырга тырышасыз. Мондый бәйгеләр алга таба да дәвам итсен иде. Авыл халкы да «уянып» килә. Клубка йөрмиләр дип әйтеп булмый. Сәбәп кенә кирәк. 

Чура халкы бердәм, дигән уй белән кайттым. Клуб мөдире булып эшләүче Илзирәне дә хөрмәт итәләр икән. Мәдәният йортының ишегеннән кергән һәркем авыз тутырып «Исәнмесез» дип үтте. Тамаша залына ярты сәгать алдан кереп утырган бер генә баланың да кереп-чыгып йөрү түгел, кычкырып сөйләшкәнен дә ишетмәдем. Ә инде спектакль барышында «шылт» иткән тавышлары да чыкмады. Хәтта әниләре, олыларга урын калсын өчен, балаларын үз алдына утыртып театр карады. Ник аларның берсе көйсезләнсен! Шушы йортның бүгенге хуҗасы — Илзирәнең «каты кулы» сәбәпчеме, әллә ата-ананың ныклы тәрбиясеме?

Бинаның чисталыгына, пөхтәлегенә, тамаша залы белән сәхнә утлары да дөрес урнаштырылганына күрәдер, үзенә тартып торган якты, матур клуб бу. Бер ялгансыз язам, мондагы рәхәт мохит беркайда юктыр. Әлеге төбәк халкы шикелле эчкерсез, гади, аралашучан кешеләре белән мактана алырлык авылларыбыз күбрәк булсын иде.

Фәридә ХИСАМОВА, Тырыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев