2023 елның 29 декабрендә «Туганайлар» редакциясе язылучылар арасында розыгрыш уздырган иде. Җиңүчеләр әкренләп бүләкләрен алып китәләр.
«Туганайлар» культура-агарту газетасына 2024 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнаткан идек. Редакциягә төрле районнардан 145 квитанция килде, 11 язылучыбыз бүләккә ия булды. Болар: керәшен милли курчагы, тамакса, «Керәшен» дигән язулы җылы худи, Үгет кенәгәсе, ике чәйник, бәйләнгән шәл һәм «Магнит» кибетенә 2шәр меңлек 2 сертификат, Ямаш Игәнәйнең өр-яңа китабы, туган төбәкне өйрәнүчеләрнең Бөтенроссия форумында чыгышлары тупланган «Родословное древо» китабы һәм шопер.
Бүләкләрнең берсе булган чәйнекне Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылыннан Анна Федотова откан иде.
Әлеге бүләкләрне карендәшебез Анна Федотованың оныгы Равил Федотов килеп алды.
Нет комментариев