Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туганайлар»ны укучылар бүләкләр отты

«Туганайлар» редакциясе киләсе елга газетага язылучылар арасында, туры эфирда, кыйммәтле бүләкләр уйнатып, җиңүчеләрне билгеләде

Бүләк уйнату газетаның ВКонтактедагы төркемендә туры эфирда узды. Аны газетаның баш редакторы Юлия Губина алып барды. 

Матур гадәтне дәвам итеп, «Туганайлар» газетасы подписчиклары арасында бүләкләр уйната. Алар: керәшен милли курчагы, тамакса, «Керәшен» дигән язулы җылы худи, Үгет кенәгәсе, ике чәйник, бәйләнгән шәл һәм «Магнит» кибетенә 2шәр меңлек 2 сертификат, Ямаш Игәнәйнең өр-яңа китабы, туган төбәкне өйрәнүчеләрнең Бөтенроссия форумында чыгышлары тупланган «Родословное древо» китабы һәм шопер.

Розыгрышның шарты бик гади иде:

«Туганайлар» культура-агарту газетасына 2024 елның беренче яртыеллыгына язылган квитанция фотосын редакциябезгә җибәрергә.

Бәйге 10 ноябрьдә игълан ителде һәм 29 декабрьгә кадәр барды. Шушы арада редакциягә Татарстанның төрле районнарында яшәүчеләрдә барлыгы 145 язылу квитанциясе килеп иреште. 

Розыгрыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:

Керәшен милли курчагын Балык Бистәсе районының Иванай авылыннан Анна Токранова отты. 

Тамакса Теләче районының Иске Карабаян авылына Мария Елизаровага китте. 

«Керәшен» дигән язулы җылы худины Зәй районының Сарсаж-Баграж авылыннан Иванова П. отты.

Үгет кенәгәсе Казаннан Ольга Яковлевага чыкты. 

Чәйниккә Балык Бистәсе районының Алан-Поляннан Анна Федотова һәм Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан Никитина Ев. А. ия булды.

Бәйләнгән шәл Теләче районының Иске Карабаян авылыннан Демидова С. отты.

Магнит кибетенә 2шәр меңлек сертификатка Мамадыштан Татьяна Ипкеева һәм Зәй районының Сарсаж-Баграж авылыннан Григорьев Н. ия булды. 

«Родовое древо» китабы һәм шопер Питрәч районының Кибәч авылыннан Золин А. П. отты.

Ямаш Игәнәйнең шигырьләр китабы Кукмара районының Село-Чура авылына Анастасия Тукачовага китте.

Акциядә катнашкан барлык карендәшләребезгә дә рәхмәт әйтәбез. Җиңүчеләр 8 917 250 97 95 номерына ватсапка хәбәргә чыксын!

Безнең яңалыкларны сайтыбыздан, соцчелтәрләрдә һәм газетабыздан карап барыгыз. 

Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән, карендәшләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев