Керәшеннәр туй йолаларына һәрвакыт зур игътибар биргән.
Керәшеннәрдә өйләнешү - милли йолаларга бай тантана. Керәшен традицияләрен саклау туйны үзенчәлекле һәм матур итә.
20 сентябрь Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче "Игәнәй" керәшен культурасын яратучылар клубында "Керәшеннәрнең туй йолалары" дип исемләнгән фольклор "сәяхәт" узды.

Кичәгә килүчеләр тематик фильм карадылар, аннан соң туй йолаларының кызыклы яклары турында сөйләшеп алдылар. Һәркем үз фикере белән уртаклашты. Соңыннан, оештыручылар викторина да уздырды.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев