Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Быелгысы үткәндә калсын: Яңа елга әзерләнәбез

Яңа елга кадәр аз гына вакыт калып бара. Күпләр әлеге бәйрәмне яңа тормыш башлангычы буларак та кабул итә. Шуңа күрә Яңа елны ыгы-зыгыдан түгел, канәгатьлек хисе белән башлап җибәрү өчен кайбер эшләргә бу елда нокта куюың хәерле. Бәйрәм алдыннан төгәлләп өлгерергә кирәкле эшләр хакында белеп тору беркемгә дә зыян итмәс

Гафу итегез һәм гафу үтенегез

Үпкә – бары үзебезгә генә зыян сала торан хис. Әлеге эмоциональ йөк белән киләсе елга керергә тырышмагыз. Әгәр берәр кешенең хәтерен калдырсагыз, шулай ук гафу сорарга онытмагыз.  Менә күрерсез, гафу иткәннән  яки гафу үтенгәннән соң,  күңел тынычлыгы һәм рәхәтлек тоярсыз.

Дус-туганнар белән очрашыгыз

Әллә ничә ел очрашырга сүз куешсагыз да, һаман очраша алмаган дус-туганнарыгыз бардыр. Шалтыратып, очрашу турында сөйләшегез һәм әлеге очрашуны «кайчан да булса бер очрашырбыз әле» дип тагын  кичектермәгез.

Бурычларыгызны кайтарыгыз

Моңа кайтармый  йөргән акчалата бурычлар, онытылган шарф яисә китап ише әйберләр дә  керә. Яңа елга кадәр булдыра алганча барлык бурычларыгыздан арынырга, аз гына калган кредитларыгызны түләп бетерергә тырышыгыз. Бурычлы булмаудан да рәхәт нәрсә  юк бит ул!

Өегезне  җыештырыгыз

Җыештыру, тәртипкә китерү бигрәк тә мөһим гамәл. Яңа ел алдыннан өегездә, кием шкафларыгызда, телефон яисә ноутбугыгызда тәртип урнаштырсагыз яхшы булыр. Киелми торган кием, кулланылмаган савыт-саба, урын-җирләрне  ташларга яки мохтаҗларга бирергә мөмкин.

Ел буе кичектергән эшне тәмамлагыз

Әллә кайчаннан кулыгыз җитми йөргән эшнең очына чыгып куйсагыз да яхшы булыр. Ремонтны тәмамларга, эштәге хисапларның очына чыгарга яки сессияне тапшырырга нәкъ менә кулай вакыт.

Киләсе елда яңа мөмкинлекләр ачылсын өчен, сезне борчып торган эшләрегезнең берсен генә булса да тәмамлап куегыз.

Узып баручы елга анализ ясагыз

«Нәрсәгә кирәк инде бу йомгак ясап торулар?» – дисәгез, аның берничә сәбәбе бар. Бу узып баручы  елның сезнең өчен ничек узганлыгын аңлау өчен кирәк. Сезнең белән быел нинди күңелле һәм сезне чыгырдан чыгарган хәлләр булды?  Бу тормышыгыздагы үсешне бәяләү өчен дә кирәк.  Хыялыгызга ни дәрәҗәдә якынлаштыгыз? Горурланырлык яңа сәбәпләр булдымы?  Әлеге сорауларга җавап бирү сезгә  үзегезнең  «йомшак» якларыгызны күрү һәм киләсе елда нәрсә өстендә эшләргә кирәклеген аңлау өчен кирәк.

Киләсе елга максатлар языгыз

Кәгазьгә язылган максатларның чынга аша торган гадәте барлыгын  белә идегезме? Барлык максат-хыялларыгызны дәфтәргә язып куегыз. Алар тормышка ашсын өчен, аны яздым да оныттым дияргә кирәкми. Максат һәм хыяллар исемлеген күз алдына куеп, чынга ашканнарын сызып бару киңәш ителә. Аларны сызгандагы канәгатьлек хисен тоюдан да рәхәт нәрсә юктыр!

Бүләкләрне алдан алып куегыз

Дус-туганнарга бүләксез нинди Яңа ел инде ул?! Шуңа күрә бүләк бирәсе кешеләрегезнең исемлеген төзегез. Әлбәттә, үзегез турында да онытып җибәрмәгез. Яңа матур кием яки күптән кызыгып йөргән әйберегезне алыгыз.  Якыннарыгызга бүләкләрне бәйрәмгә 2–3 көн кала түгел, ә нәкъ менә хәзер алсагыз яхшы булыр.

Яңа ел каникулын алдан планлаштырыгыз

Каникул диванда ятып, ашап-эчеп кенә үтмәсен өчен, аны алдан планлаштырсагыз яхшы булыр. Күбрәк актив ял итү турында уйлагыз. Кайда тау шуарга,  тимераякта җилдерергә  була соң? Дуслар, балалар һәм әти-әниләр белән бергә саф һавада күңелле итеп уздырылган яллар сәламәтлегегез өчен дә файдага булыр.

 

ВТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев