30 августта, Татарстан көнендә, шәһәр халкы өчен фестивальләр, концертлар һәм башка вакыйгалар көтелә
Республика көнен бәйрәм итү Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында узачак.
29 августта 10.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивален рәсми рәвештә ачу тантанасы була.
30 августта Камал театры каршындагы мәйданда 11.00 сәгатьтә «Уйнагыз, гармуннар» халык иҗаты республика фестивале ачылачак.
29 һәм 30 августта Мәрҗани урамында «Печән базары» заманча татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале ачылачак.
Нет комментариев