Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Быел Май чабу атнасы кайчан була?

Борынгыдан килгән кышны озату бәйрәме

Быел Май чабу атнасы (Масленица) 8 марттан 14 мартка кадәрге вакытка туры килә.

Май чабу җиде көн бәйрәм ителә.

Дүшәмбе - беренче көн, "бәйрәм каршылау көне". Саламнан ясалган курчакны хатын-кыз кием-нәренә киендергәннәр һәм яз килгәнне күрми калмасын өчен иң биек тау башына алып менгәннәр. Шуннан соң Май чабу башланды, дип саналган һәм һәр гаилә коймак пешерә башлаган. Беренче коймак, үлгән ата-ана рухы өчен дип, тәрәзә төбенә куелган яки хәер итеп ярлы һәм гарипләргә бирелгән.

Чәршәмбе - "Тәмле тамаклар көне". Кияүләр кыз ягында кунак була.

Кече атна - бәйрәмнең иң кызган көне. Бу көнне җигүле атларны бистәр, җиз кыңгырау-шөлдерләр белән бизәп йөргәннәр, ат чабышлары үткәргәннәр, кул көрәштергәннәр, җырлаганнар, эчкәннәр.

Кайбер урыннарда кече атнадан соң багу йоласы үткәрелгән.

Татар атнасы - кияү әбисен каймак белән сыйлый торган көн.

Атна кич - каенсеңелләр утырмага килә торган көн.

Атна көн - "Кичерешү көне", Май чабуның соңгы көне. Бу көнне кич белән салам тутырып эшләнгән карачкы-курчакны яндырганнар, көлен уңыш мул булсын дип, басуга чәчкәннәр. Бу күңел ачуның соңгы минутлары була. Шуңа күрә калган каймак, йомырка кебек ризыкларны учакка ыргыталар, калган вино, пивоны эчеп бетерәләр.

Кич белән, күршеләр бер-берсеннән кичерешү сорыйлар. Җиргә кадәр баш иеп бер-берсенә: "Синең алдыңдагы гөнаһларым өчен Ходай хакы өчен кичер". - "Син дә мине кичер". - "Ходай кичерсен," - дип әйтешәләр.

Быел Май чабу атнасы (Масленица) 11 марттан 17 мартка кадәрге вакытка туры килә.

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/belemnek/may-chabu-maslenitsa

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев