Кредит алучыларның 30 проценты үз табышларының 80 процентын кредит суммасын түләү өчен тота икән
Россия Дәүләт думасы спикеры Вячеслав Володин үзенең Телеграм-каналында шул хакта язган. Бу уңайдан, Россия банкы быел кредит бирү буенча кайбер чикләүләр кертә.
Куллану (потребительский) кредиты һәм микрофинанс оешмаларыннан займнар алу хәзер шактый катлауланачак. Бу – халык кредит бурычына батмасын өчен күрелә торган чара.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев