"Бәрмәнчек" "Безнең йорт — Татарстан" фестивале лауреаты булды
Хәбәрләр

"Бәрмәнчек" "Безнең йорт — Татарстан" фестивале лауреаты булды

Фестиваль Татар дәүләт опера һәм балет театрында оештырылды

Бүген, 4 ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылган "Безнең йорт — Татарстан" фестивалендә керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле катнашты. Ансамбльне фестиваль лауреаты дигән диплом белән бүләкләделәр.

Фестивальне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Ул: "Республикабызның милли-мәдәни төрлелеген берләштергән „Безнең йорт — Татарстан“ фестивале безнең өчен уникаль проект булып тора. Һәр лауреатның йөрәгендә халык иҗатына карата җылы мөнәсәбәт бар" — дип сөйләде. Чыгышының ахырында Рөстәм Миңнеханов сәхнәдә мәдәният, матбугат һәм җәмәгать эшлеклеләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды.

 


Нет комментариев