"Бәрәкәт" ансамбле Казан шәһәренең Г.Ибраһимов исемендәге 17-нче татар гимназиясендә булды
Хәбәрләр

"Бәрәкәт" ансамбле Казан шәһәренең Г.Ибраһимов исемендәге 17-нче татар гимназиясендә булды

Алар укучыларны дәф, думбра, саз кебек уйын кораллары белән таныштырган

1 апрельдә Казан шәһәренең Г.Ибраһимов исемендәге 17-нче татар гимназиясендә Тукай көннәренә багышланган очрашу булган. Анда Казан консерваториясенең "Бәрәкәт" исемле борыңгы музыка ансамбле (составында өч керәшен кызы - Марина Тараканова, Лиана Антонова, Лиана Самойлова бар) катнашкан. Алар укучыларны дәф, думбра, саз кебек уйын кораллары белән таныштырган, халык көйләрен башкарган.

Очрашуны Казан шәһәренең Киров районы Заречье исемле Балаларга өстәмә белем бирү үзәге оештырган.

Фото: Геннадий Макаров

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев