Тукай районының Борды авылы мәдәният йортында өлкәннәр өчен төрле мастер-класслар оештыралар.
Керәшен хатын-кызлары киемнәрен бик саклап тоталар. Тик алар санаулы гына калган, алар арасында тамакса да бар. Элгәрегеләргә карап, шундый тамаксаларны ясарга өйрәнү өчен мәдәният йортына җыелалар.
.jpg)
«Клубта туганайлар, ветераннар берләшмәсе белән тамакса ясау буенча мастер-класс үткәрдек, Хатын-кызлар җыелып, тамакса ясауның үзенчәлекләрен өйрәнделәр. Мастер-класста булган һәр кеше төрле төстәге тасма, тәңкәләр кулланып, үзләренә тамакса ясадылар. Безнең кызлар булдыра», — диде мәдәният йорты җитәкчесе Нурия Рамазанова.
Нет комментариев