Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бирдебәк авылы түтиләре хәрбиләргә җылы киемнәр әзерләгәннәр

Махсус хәрби операция башланганнан бирле төрле яшьтәге, дәрәҗәдәге кешеләрне егетләребезгә ярдәм күрсәтү теләге берләштерде.

Илдәге вакыйгалардан, Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылы халкы да битараф калмады.
Күптән түгел, шул якларга гуманитар ярдәм китә икән дигән хәбәр алгач, алар тиз арада җыелышып хәрби ир-егетләребезгә җылы әйберләр әзерли башладылар.

“Салкыннар җитүне күз алдында тотып, үз өлешебезне кертергә тиешбез дип, “Хәрбигә ярдәм ит” акциясе кысаларында, мобилизацияләнүчеләргә җылы киемнәр, носкилар бәйләүне оештырдык. Барлык авыл халкы да булыша, берәү дә читтә калмый. Кемдер акчалата, кемдер ашамлык, итекләр китерә. Ә түтиләребез тиз арада носкилар бәйләделәр. Элек бәйләп куелганнарны да алып килүчеләр шактый булды. Күз нурларын түгеп, күңел җылыларын да кушып бәйләнгән носкилар үз ияләренә барып ирешсен иде. Ул егетләрнең һәрберсе үз балабыз кебек. Араларында туганнарыбыз, балаларыбызның классташлары, күршеләр дә бар. Илнең кадерле уллары исән-сау гына, тынычлык урнаштырып, туган җиребезгә кайтсыннар”, – диде клуб җитәкчесе Евдокия Толстова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев