Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Безнең ил" пленэрында ясалган картиналар Зәй һәм Җөри Питрауларында күрсәтеләчәк

"Безнең ил" пленэры 28 июнь –11 июль көннәрендә булды

    Зәй районында "Безнең ил" республикакүләм этнорәссамнар пленэры бара. Пленэрны 2020 елда булган “Безнең ил” күргәзмә-экспозициясе эшенә нәтиҗәләр ясаганда оештырырга уйлаганнар. Бу турыда Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге члены Илья Максимов сөйләде:
 – Без беренче керәшен пленэрын оештырып булмас микән дип уйлаган идек. 20ләп керәшен рәссамнары җыярбыз дип өметләндек. Әмма бүгенге көндә аның хәтле керәшен рәссамы юк. Шуңа күрә пленэрыбыз күпмилләтле булды. Пленэр уңышлы булды. Зәй керәшеннәре безгә яшәү рәвешләрен, мәдәниятен күрсәттеләр. Монда мәҗүси вакытлардан калган йолаларны күрдек. Башка милләттән булган рәссамнарга, христиан динендә булсак та, мәҗүси йолаларны саклап калган халык икәнебезне күрсәттек. Зәй керәшеннәре белән илһамланып, рәссамнар тирән мәгънәле картиналар иҗат итәләр. Нәтиҗәләр ясар көнгә аларның эшләре өлгерер дип уйлыйм. Пленэр вакытында ясалган картиналар баштан Зәй Питравында, аннары 17се көнне Җөридә үтәчәк "Питрау" бәйрәмендә күрсәтеләчәк. Керәшен халкын сөендерерлек бер күргәзмә булыр дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев