Хәбәрләр

Бахтада балалар тамакса ясарга өйрәнгәннәр

Чистай районының Бахта авылы мәдәният йортында балалар өчен төрле мастер-класслар оештыралар.

Бахта авылында булган борынгы керәшен хатын-кызлары киемнәрен бик саклап тоталар. Шул киемнәр белән бергә түшлекләр дә бар, шуннан карап, мондый тамаксаларны  балаларга да ясарга өйрәтәләр.

 

Бахта шушы клубта тамакса ясау буенча мастер-класс үткәрелгән, балалар җыелып, түшлекләр ясауның үзенчәлекләрен өйрәнгәннәр. Мастер-класста булган һәр бала төрле төстәге тасма, бисер, тәңкәләр кулланып, үзләренә тамакса ясаганнар.

 

 

 


Нет комментариев