Батыр йөрәкле, кешелекле керәшен егете Николай
Николай Толстов 1984 елның 19 мартында Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылында дөньяга килә.
1991 елда Бирдебәк башлангыч мәктәбенә укырга керә. Анда өч класс тәмамлап, 1994 елда Котлы Бөкәш урта мәктәбендә укый башлый. Мәктәпне тәмамлагач, шоферлар әзерләү курсларында укуын дәвам итеп, машина йөртүче һөнәрен үзләштерә. 2002 елның ноябрендә сроклы хәрби хезмәткә алына. Киров өлкәсенең Кировочерпеский шәһәрендә алты ай хәрби хәзерлек курслары үтә. Свердловск шәһәрендә хезмәт итә. Урамда җәмәгать тәртибе саклый. Анда җинаять очраклары, тәртип бозулар булмасын өчен зур тырышлык куя. 2004 елда хезмәтен тутырып, туган ягына әйләнеп кайта. Колхозда эшли башлый. Бераздан читкә китә һәм йөк машиналары белән ерак араларда товар ташый. Әтисе вафат булгач, әнисе янында булыр һәм аңа ярдәм итәр өчен туган авылына кайта һәм 2021 елда Котлы Бөкәшнең “Бәрәкәт" кибетендә шофер булып эшли башлый. Бик җитез, зирәк, кыю итеп таныта үзен. Николай үз эшен бик яратып башкара.
Узган елның 28 сентябрендә хәрби комиссариаттан китерелгән повесткасын тотып, махсус хәрби операция зонасына чыгып китә. Анда да – машина йөртүче. Хәрбиләрне кирәк-ярак белән тәэмин итүдә йөри, солдатларга ашарга илтә. “Иртәнге дүрттә торабыз, йокларга вакыт калмый. Машинаны ничек куа алабыз шулай куабыз, куркудан, тәжрибә юклыктан яшьләрнең машинага утырырга теләкләре юк. Ничек кенә булмасын, без илебезне сакларга бурычлы. Сынатмабыз, иминлек урнашыр дип өметләнәбез”, – ди ул сугышчан хезмәте турында.
Күпме йокысыз төннәр кичерәләр. Ялгыз әнисе көчкә асраган малларына юанып, улын көтеп яши. Авылдашлары аңа ничек тә ярдәм итәргә тырышалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев