Башкортстанның Бакалы районы мәдәният йортына язучы Нәҗип (Николай) Асанбаев исемен биргәннәр
Башкортстан Республикасының Бакалы районы мәдәният сараена башкорт әдәбияты классигы, легендар «Кызыл паша» авторы Нәҗип Асанбаев исеме бирелде.
Башкортстан Республикасы хөкүмәтенең шул турындагы карары 2023 елның 23 гыйнварында имзаланды һәм хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылды.
Карендәшебез исемен мәңгеләштерү турындагы тәкъдим Башкортстан Республикасының Бакалы районы администрациясеннән килгән. Чараларны финанслау Бакалы районы администрациясе бюджеты хисабына башкарылачак. Карарның үтәлешен тикшереп тору Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры – икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратовка йөкләнгән.
Нәҗип Асанбаев (Николай Васильевич Асанбаев) (1921-2013) – күренекле прозаик, шагыйрь, драматург, җәмәгать эшлеклесе, ул Бөек Ватан сугышында да катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев