“Бәрмәнчек” яңа сезонын башлый
Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле оешуга 15 ел тулу уңаеннан юбилей концерты була.
Быел «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле оешканына 15 ел булды. Шул уңайдан, 14 ноябрь көнне Казанда, Филармониядә «Туганнарның сагынган чагы...» дип аталган концерт узачак. Монда ансамбльнең «алтын фонды» булган, иң яхшы номерлар күрсәтеләчәк. Шулай ук, концерт программасында яңа гына Теләче районының Субаш авылында яздырылган җырулар да булачак.
Яңа сезонда, 2024 елда «Бәрмәнчек» ансамбле Санкт-Петербургта да концертлар куярга планлаштыра.
"Санкт-Петербург татарлары белән очрашуда, аларның керәшеннәргә карата булган кызыксынулары турында белдем. Бу безне бик шатландыра. Димәк, безне монда да беләләр һәм көтеп торалар. Шулай ук, Самарада да концертарыбыз көтелә", - диде «Бәрмәнчек» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова.
Бу сезонда «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле составында да үзгәрешләр бар: ансамбльнең яңа дирижеры итеп - Татарстанның атказанган артисты Азат Хәмидуллин билгеләнде. Вокалистка Юлия Туктарева декрет ялыннан чыгып, ансамбль командасын тулыландырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев