Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Бәрмәнчек» артисткасы Елена Григорьева-Данилова: “Сиңа халкың бәя бирә, җырчы Начтук”

ТАССРның халык артисты Нәфисә Василова ( Анастасия Петровна Васильева 1943-2006)ның якты истәлегенә багышлап язылган шигыре.

Җырчы Начтук

Үз илендә өзеп-өзеп сайрый бер кош:
-Китәселәр килми, -диеп, - туган җирдән!
Син тургае идең, Начтук, үз халкыңның,
Моңлы сандугачы булдың, Ходай биргән.

Сизәсеңме, киек казлар кайта кабат,
Зират өстең әйләнәләр җырың җырлап.
Тавышлары үзәгеңне өзә микән?
Каңгылдашып җан авазың бирә микән?

Киек каз юлында оча микән җаның,
Сагышларың кәккүкләрнең зарындамы?..
Кимсенүләр, рәнҗешләрең үтмәгәндер-
Кайда калды? Җиде елгаң ярындамы?..

Әле һаман син җырлаган җырны суза
Язлар җиткәч, карурманда,кәккүкләрең.
Еллар санап, гомер сорап юраганда,
Теләдеңме, булсын диеп бәхеткәең?

Моңлыларның бәхетләре кыска диләр-
Булмас иде, кыскартмаса көнләшкәннәр!
Җырланмаган җырың калды, горур Начтук,
Булмас инде синең моңга тиңләшкәннәр!

"Укымаган җырчы" диеп кимсеткәннәр,
-Укуыгыздан ни файда, җырламагач!?.
Юк тиңдәшләр! Тик көндәшләр хөкем итә,
Синең кебек моңлы җырчы булалмагач!

Сагынадыр Тәфтиләүең, Гөлҗамалың,
Беләсең бит җырларның үз җаны барын.
Сиңа халкың бәя бирә, җырчы Начтук-
Сөенеп ят! Ал тиешле алкышларың!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев