Бакчадагы агачларың ничек утыртылган?
Хәбәрләр

Бакчадагы агачларың ничек утыртылган?

Күрше белән янәшә бакчада җиләк-җимеш агачлары, куаклар үстерүнең үз кагыйдәләре бар

Бакчачылыкка кагылышлы махсус кагыйдәләр җыелмасыннан күренгәнчә, биек булып үсә торган алмагач, груша, имән, каен, ылыслы агачлар, өрәңге, чикләвек куагы янәшәдәге бакча белән ике арадагы коймадан – 3 метр; ә уртача биеклектәге чия, слива, балан, сырганак, шомырт – 2 метр; декоратив һәм җиләк-җимеш бирә торган кыска куаклар 1 метр ераклыкта утыртылырга тиеш. Бу кагыйдәләр бозылган очракта, күршеләрегез судка бирергә мөмкин. Агач ботаклары коймадан урам якка чыгып, асылынып торган очракта, бакчачылык ширкәте җитәкчелеге тарафыннан язмача кисәтү ясалып, аларны кистертәләр.

Фото: pixabay.com


Нет комментариев