Үрәсбаш авылы балалар бакчасы мөдире Любовь Павлова Кукмара муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Любовь Николаевна бу олы бүләккә мәгариф өлкәсендәге күп еллык намуслы хезмәте, яшь буынны тәрбияләүдәге тырышлыгы һәм авыл тормышындагы активлыгы өчен лаек булды. Ул инде 32 ел "Чулпан" балалар бакчасының җитәкчесе. 10 елдан бирле район советы депутаты булып тора.

Нет комментариев