"Айбагыр" – хыял лагере"
Хәбәрләр

"Айбагыр" – хыял лагере"

Этнолагерьда ял итүче балалар хис-кичерешләре белән бүлештеләр

Казан шәһәреннән Карина Козлованың “Айбагыр”га быел беренче тапкыр килүе. “Монда бик кызык һәм күңелле. Яңа дусларым белән вакытны бик яхшы уздырабыз, лагерьның төрле чараларында катнашабыз. “Айбагыр” бик тә ошый, чөнки ул – хыял легере”, – дип сөйләде 10 яшьлек Карина.

Түбән Кама шәһәреннән Полина Кириллова лагерьга киләсе елда да киләчәкмен, ди. “Тутам берничә ел лагерьга барып, зур кичерешләр белән кайтты. Быел мин дә барырга уйладым. Бик күп яхшы кешеләр белән таныштым. Миңа бигрәк тә столоваядагы аш ошый. Төрле мероприятиеләрдә катнашып, үзеңнең талантыңны үстерә алу мөмкилеге булганга, “Айбагыр”ны бик яраттым”, – ди 11 яшьлек Полина.
 


Нет комментариев