Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авылларда өмәләр узды

Елдагыча майга кадәр авылларда әйләнә-тирәне чүп-чардан чистарту буенча өмәләр оештырылды.

Авылларда май бәйрәмнәре җитү белән өмәләр үткәрү матур гадәткә әйләнеп бара.

Түбән Кама районының Балчыклы кешеләре һәм аларның шәһәрдә яшәүче авылдашлары шимбә көнне, ягъни 22 апрельдә өмәгә җыелдылар. Иртәдән үк, һәркем эш коралы тотып, авыл уртасындагы чишмәнең тирә- ягын җыештырып, тәртипкә китерделәр. Авыл зиратын, кабер өсләрен узган көздән калган корыган яфраклардан, үләннәрдән чистарттылар. Зират янәшәсендәге былтыргы үләннәрне дә чаптылар. Авылдаш депутатлары, НПАТП генераль директоры Юрий Геннадиевич Иванов җитәкчелегендә, Балчыклыда мондый өмәләр әледән-әле оештырыла.

 

“22 нче апрель көнне Кәвәл авылы җирлегендә өмә оештырдык. Авылларыбыз чистара, тирә-якка ямь өстәлә. Туган ягым-яшел бишек диясе килә”,  - дип хәбәр итте Питрәч районының Кәвәл авылы мәдәният йорты җитәкчесе Зоя Шипшова.

 

 

Башкортстанның Бакалы районы Яңа Балыклы авылындагы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу көнне зур өмә ясаганнар. Мәдәният йорты тирә-ягын чүп-чардан чистартканнар, ярдәм кирәк булган авылның олы кешеләренең каралты-коймаларын төзекләндерүдә булышканнар.

 

 

 

Зәй районының да Сәвәләй авылы халкы узган ялларда өмә ясап авыл зиратын чистарканнар.

 

Балык Бистәсе районының Мәшләк авылы халкы да өмәдән читтә калмаган. Алар ике көн рәттән чыгып зиратны чистартканнар.

 

Өмәләр башка район, авылларда да дәвам итә. Һәрбер оешма мәктәп, клуб, медпункт, авыл җирлеге хезмәткәрләре әлеге өмәдә бик актив катнаша.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев