Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авыл җирлекләрендә чисталыкка зур игътибар бирелә

Күп авылларда экологик “Чиста территория”, “Язгы игелек атнасы» акцияләре дәвам итә.

22 майда Зәй районының Югары Баграж авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Чиста территория» экологик акциясендә катнашты.  СДК территориясендә һәм аның артында үләннәрне чабу эшләрен башкардылар, чәчәкләр утырттылар.

 

Сәвәләйдә дә шундый ук эшләргә игътибар бирелде. Баганаларны агартып, клумбаларны әзерләү белән шөгыльләнделәр.

Сарсаз-Багражда да тагын бер кат чисталык урнаштыру буенча эшләнде.

«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында агачлар утыртылды.

Алай гына түгел,  «Музейда уңайлылык мохите» акциясе кысаларында Сарсаз-Баграж мәдәният йорты хезмәткәрләре мәдәният йортында урнашкан музейга ремонт та ясадылар.

 

Бакалы районының Яңа Балыклы мәдәният йорты янәшәсендәге территориядә петуния, георгина үсентеләре утыртылды.

«Чәчәкләр утырту  матур традициягә әверелде, чөнки һәр чәчәк түтәле тиздән тормышны якты төсләр белән тутырачак, СДК хезмәткәрләренә генә түгел, ә авыл халкына да яхшы кәеф тудырачак»,– диделәр мәдәният йорты хезмәткәрләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев