Атна ахырында Татарстанда җылытачак
Хәбәрләр

Атна ахырында Татарстанда җылытачак

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне явым-төшемнәр ихтималы аз

Җомгадан башлап Татарстанда җылытачак. 1 октябрьгә кадәр республикада төнлә түбән температуралар булырга мөмкин, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне явым-төшемнәр ихтималы аз, әмма төнлә һава температура -3 градус кадәр төшәргә мөмкин. 29-30 сентябрьдә көндез 6-12 градус булачак.  

Якынча фаразларга караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә температура күтәреләчәк. Төнлә 0-5, 1 октябрьдә көндез 9-14 һәм 2 октябрьдә 11-16 градус булачак

 


Нет комментариев