Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Асылташларны җыяр вакыт

Татарстан рәссамнар союзы җитәкчесе урынбасары Мөдәррис Минһаҗев газетабызны укучыларга үз йөрәгеннән чыккан хисләрне юллый.

— Үтеп барган ел үзенең гөрләвекләре, сандугачлы җәйләре, нурлы кояшлы көннәре белән истә калды. 2023 елда мин керәшеннәрнең Казан уртасындагы Җәкәү йортында — Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә еш булдым. Бик күп бәйрәмнәрендә катнашып, керәшен халкының мәдәнияте, аның тарихы белән танышып, матур бәйрәмнәрендә үземә көч алып кайттым. 

Һәм, әлбәттә, ул мәдәни үзәккә барган саен, ничек шулай туры килгәндер, миңа «Туганайлар» газетасының яңа гына чыккан саннарын бүләк иттеләр. Күңелне кузгата торган тәэсирләр белән кайткач һәм «Туганайлар»ны да укыгач, Шәмәрдән эшче поселогындагы Яңа юл урамы, андагы кешеләр искә төшә. Безнең ул урамны керәшеннәр урамы дип әйтергә дә була. Күршедә — Манук апа, Марҗый апалар, сеңелесе белән бер өйдә яшәүче Кәтри апа, Рамай абыйлар... Шулар белән бергә аралашып, керәшен яшьтәшләр белән чирәмдә тәгәрәп үстек. Керәшеннәрнең бит аларның бар күңел хисләрен салып, «их!» дип куюлары гына да ни тора?! 

Якынлашып килгән Аждаһа елы уңаеннан, «Туганайлар» гәҗитен укучыларга иң кадерле теләкләремне, рәссам йөрәгендә генә туа ала торган якты төсләрдәге якты хисләремне җиткерәм. 2024 ел бәхетле еллардан булсын, дусларым! Бәхетле булыйк, бергә булыйк! Керәшеннәр белән аралашуым, кичәләрендә, бәйрәмнәрендә булуым белән, мин бәхетле. Шушы «Туганайлар» гәҗитен укучыларга үземнең кайнап торган, рәссам йөрәгеннән чыккан тәбрикләүләремне җиткерәм. "Туганайлар"ны укып барыгыз, дусларым, андагы тарих, андагы мәдәният, андагы йолалар, гадәтләр, рәсем сәнгате турындагы язмалар — болар бүген бигрәк тә кирәк. Хәзер инде асыл ташларны җыяр вакыт...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев