Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Артёмны мәктәпкә җыйдык

7 яшьлек Артём Сорокин быел Зәй шәһәренең 6нчы мәктәбенә беренче класска бара. Бу шатлыклы да, җаваплы да көнгә Артёмны әнисе, тутасы, пенсионер әбисе әзерли. Тыйнак кына гомер итүче семьяга Артём ничә сумга төшкән соң? Шул сорауны Артёмның әнисе Роза белән әбисе Валентинага бирдек. - Җыйган пенсиям кирәк кадәр җитте, Аллага...

7 яшьлек Артём Сорокин быел Зәй шәһәренең 6нчы мәктәбенә беренче класска бара.

Бу шатлыклы да, җаваплы да көнгә Артёмны әнисе, тутасы, пенсионер әбисе әзерли. Тыйнак кына гомер итүче семьяга Артём ничә сумга төшкән соң? Шул сорауны Артёмның әнисе Роза белән әбисе Валентинага бирдек.

- Җыйган пенсиям кирәк кадәр җитте, Аллага шөкер, - ди әби. - Булачак укучының бүлмәсенә өр-яңа ремонт ясадык. Укучы өстәле, тиешенчә мебель алдык, бәләкәй диванны яңа караватка алыштырдык. Скидкалар, акцияләр вакытына туры килдек, шуңа күрә, бөтенесе бергә 50 мең сум урынына 35 меңгә генә төште.

Укучы костюмы 2000 сумга, спорт костюмы 1800 сумга төшкән. Рюкзак 1000 сум, мәктәп-кирәк яраклары да шул чама. Моннан кала, укучыга 1500 сумлык туфли, 800 сумлык кроссовка алынган. Алмаш аяк киеме (аны салыр өчен букча), чешкилар, берничә күлмәк тә кирәк булачак икән.

Әле укучының кышкы киемнәре алынмаган, балалар бик тиз үсә, ди әбисе. Җылы куртка, аяк киеме дә 4-5 меңгә басачак.

Чыгымнар моның белән генә бетми, ди Артёмның әнисе Роза. Артём Зәй Боз сараеның балалар хоккей командасында шөгыльләнә, шуңа күрә, гаризаны да спорт буенча профильле класска биргәннәр. Яңа сезонга Артёмга яңа хоккей экипировкасы да кирәк булачак. Моннан кала, булачак укучыга әле компьютер да алынмаган икән.

Зәй автоагрегат заводы эшчесенең хезмәт хакы минималь эш хакыннан әлләни артмый. "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе буенча ярдәм итәргә вәгъдә иттеләр, күпме булса да, анысына да өметләнәм, - ди Роза. - Каешларны буарга туры килер инде, баланы укытырга кирәк бит.

- Кибеттәге бәяләрне күрсәң котың очар, - ди әбисе. - Иң кыйммәтенә карамыйча, үз көчебездән килгәнен сайладык. Портфеле генә 4-5 меңлек икән моның дип, бишлеләр төяп җибәрмәсләр. Үзенең зиһене булсын да, безнең саулык-сәламәтлек җитсен.

Артём инде укый, саный белә. Шахмат уены белән дә шөгыльләнә. Зәй шәһәренең шахмат буенча ярышларында Артём үз яшендәге балалар арасында 3 нче урынны яулаган. Ничек шундый җаваплы ярышта җиңә алдың дигән сорауга, "Мин бик яхшылап уйладым", - дип җавап бирде ул.

Без, үз чиратыбызда, аның тырышып укуын, спорт белән шөгыльләнеп, белем, көч туп­ лап, якыннарының яклаучысы, саклаучысы булып үсеп җитүен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев