Артур Поляков милли кунакханәдә кунакта булган – видео
Хәбәрләр

Артур Поляков милли кунакханәдә кунакта булган – видео

Сүз «Бәрмәнчек» эшчәнлеге аша керәшен фольклорын популярлаштыру турында барган.

Милли кунакхәнә проекты – ул популяр җырчы, язучы, шагыйрьләр, артистлар һәм, гомумән, милли культурага бәйле булган шәхесләр белән интервьюлар циклы. 

Шушы көннәрдә "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле директоры Артур Поляков та анда кунак булып кайткан. Сүз, беренче чиратта, керәшен фольклоры һәм "Бәрмәнчек" эшчәнлеге аша аны популярлаштыру турында барган. Аннан тыш, Артур Поляков ансамбльнең эчке кухнясы, репертуар туплау, фәнни-эзләнү эшләре турында да сөйләгән. Кыскасы, кызыклы әңгәмә килеп чыккан. 

Әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Tatfolk - Татфолк

Нет комментариев