“Казан утлары“ журналы әзерләгән унынчы кесә китабы дөнья күрде. Ул — Фирдәвес Хуҗинның “Суслонгер“ китабы
15 мартта ТАТМЕДИАда яңа китапның презентациясе булды. Анда Кәрим Тинчурин исемендәге драма театры актерлары Артем Пискунов һәм аның хатыны, авторның ике туган сеңлесе, Резедә Сәляхова да катнаштылар. Артем Олеговичның яңа китаптагы повестьтан өзек укуы беркемне битараф калдырмады. Ә Резедә Нурисламовна үзенең абыйсы турында, бик матур итеп кунакларга сөйләде.
Нет комментариев