Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Арчада Әдәби Сабан туе узды

Бәйрәмгә Татарстаннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән әдәбият сөючеләр җыелды

Бүген Арча шәһәренең үзәк стадионда Әдәби Сабан туе үтте. Бәйрәм Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан оештырыла. Чарада  XIV һәм XV әдәби марафон дөньякүләм бәйгеләренең финалистлары бүләкләнде.

Сабан туеның төп бәйгесе — әдәби көрәш. Ул Әдәби Сабан туе алдыннан бер атна дәвамында онлайн форматта үткәрелде. Бәйгедә иллегә якын кеше көч сынашты. Алар арасыннан сайлап алынган 24 финалист бүген Сабан туе мәйданында уз осталыкларын күрсәтте.

Милли чарада Әлмәт шәһәреннән Сиринә Мифтахова беренче урын яулады. Икенче урынны Кама тамагыннан булган Нурзанә Хөсәенова, өченчене — Балык Бистәсе районыннан Зәлинә исемле катнашучы алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев