Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Арча ягы керәшеннәре «Балкыш» республика бәйгесенә әзерләнә

Ветераннар арасындагы «Балкыш» республика смотр-бәйгесе быел тугызынчы тапкыр үтәчәк һәм ул Бөек Җиңүнең көненә багышланачак.

2012 елда Татарстан ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Хәбир Иштирәков инициативасы белән ветераннарның үзешчән сәнгать иҗаты фестивален үткәрү идеясе барлыкка килде, соңрак ул «Балкыш» («Сияние») исемен алды һәм республикада бу юнәлештәге иң масштаблы проектка әверелде.

Инициативаны республика җитәкчелеге дә, аның халкы да хуплый. Фестиваль өлкән буын кешеләре — катнашучылар арасында танылу ала, аларның саны елдан-ел арта.

Арчада «Балкыш» фестиваленең район этабы бара. Сәрдәбаш авылыннан карендәшләребез дә әлеге фестивальдә катнашачак. Кичә алар район сайлап алу этабында чыгыш ясаганнар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев