Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Җапрак” бәйрәменең яфрагы да шифалы

20 июньдә керәшен кардәшләр Тройсынны (Троица) билгеләп узды. Аны халык телендә “Җапрак” (“Яфрак”) бәйрәме дип тә йөртәләр. Чөнки ул агачларның яшеллеккә төренгән чагына туры килә. Бәйрәм Олы көн узгач, илленче көнне билгеләп үтелә

— Бәйрәм көнендә яшьләр болыннарга чыгып, урманнарга менеп, уйнап-җырлап таң каршылый, — дип сөйли алып баручы, им-томчы Аграфена Васильева. — Яфрак, чәчәкләр җыеп, шулар белән өйләрне, капкаларны бизиләр. Яшеллек — яңарыш, үзгәрешләр символы һәм ул шушы көнне искә алына торган үлеләрнең терелеп торуына ышануны да белдергән. Җир-суга рәхмәт әйтү дә бар. “Җапрак” бәйрәме булгач, кызлар яшь каен ботагы тотып, урамнар буйлап җырлап уза. Берәүләр тасма, икенчеләре адарынган сөлге-мазар яки башка әйберләрне шушы каенга бәйли. Урам әйләнгәч, каенны, чәчәк бәйләмен елгага агызып җибәрәләр. Кайсы кызның чәчәге ераграк китә, шул кияүгә тизрәк чыга, дигән ышану бар. “Җапрак” бәйрәменә дип шушы көннәрдә җыелган яфрак аеруча шифалы, файдалы була.
— Яфрак бәйрәменә кадәр җирдән үлән йолкырга, агач ботакларын сындырырга, су коенырга ярамаган, — дип сөйли Арча районы Яңа Сала авылы китапханәсе мөдире Фәридә Борһанова. — Табигатьнең бөтенлеген, тынычлыгын сакларга тырышканнар.
“Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән берлектә, без дә “Җапрак” бәйрәмен билгеләп үттек. “Каенлык аланы”нда каен себеркесе бәйләп, җырлап-биеп күңел ачтык, керәшен кардәшләрнең борынгы йолаларын искә төшердек.


Лилия ЙОСЫПОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев