Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анатолий Ивановның хатыны Маргарита ире турында: "Ул Мамадышны бик ярата"

Мамадыш главасы Анатолий Ивановның хатыны Маргарита ире турында сөйләде

— Ул шундый позитив, кешелекле, шәһәрне бик ярата. Кичләрен «әйдә, матур җирләрне күрсәтәм» дип, шәһәрне күрсәтмичә йокларга да ятмый ул. Бөтен шәһәрне әйләндереп, кайчак проблемалы урыннарны да күрсәтә. Нык арып кайтса да, беркайчан төшенкелеккә бирелеп утырмый ул, энергиясе җитә. Күңелләре булсын дип, авылларның концертларын да калдырмый, бөтен концертларга барырга тырыша.

Эше дә күп, озаграк кайтмый торса, язып җибәрәсең дә, исән-сау икәнен белгәч, тынычлап матур гына көтеп торасың инде өйдә. Без шәһәрне дә әйләнеп йөрибез, туганнарга да бергә барабыз. «Әйдә әле, әбигә барып килик», - дип үзе әйтә ул. Әти барында көн дә аның янында булды, әти аны көтмичә йокларда ятмады, әти ике ел авырды безнең.

Буш вакыт эләксә, соң гына булса да, яңа төзегән ипподромга, урман эчендә салынган юл буенча скандинавия йөрешенә чыгабыз.

Һөнәремә килгәндә, башта мәдәният хезмәткәре, аннары экономист булып эшләдем.

Кызыбыз һәм улыбыз бар.

"Интертат"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев