Анатолий Харитонов - Керәшен Казысының оста баянчысы - видео
Балык Бистәсе районының Керәшен Казысы авылы старостасы Анатолий Харитонов җырга да, эшкә дә оста.
Анатолий Харитонов – авылның актив кешесе. Бу якларга килгәч, Харитоновның үз көенә, үз сүзләренә язылганын да, нәнәй-тәтәйләре җырлаганын да, Керәшен Казысына гына хас итеп бормалап җырланган авыл көйләрен дә ишеттек. Баян тавышын ишетүе дә рәхәт.
Алар барысы да авылның керәшен ансамбле «Нардуган» солистлары булганнар. Кызганыч, ансамбль юк инде, берничә ел элек, матди яктан авырлык тоеп, ансамбльне таркатканнар. Анатолий Иванович бала вакытында кайдандыр ике рәтле иске гармун тапкан һәм уйнарга өйрәнгән. Ә инде сигез класс тәмамлагач, колхозда сарык өсте кыркып эшләгән акчага үзенә баян алган.
«Беркайчан да онытмыйм, 120 сум акча алдым, ә баян 250 сум тора. Хезмәт хакымны алырга баргач, аванс кына булыр дип уйлаган идем. Колхоз председателе Сөләйман абый, бернинди аванссыз, 250 сумга тутырып акча бирде. Баян алу тагын бер кызык вакыйга белән истә калды. Авылдашым Коля белән Казанга бардык. Икебезнең дә кесәдә шактый гына акча. Шамил Усманов урамында адаштык, малайлар бәйләнде. Коля: «Йөгер!», — диде дә, Казан малайларын тәпәләп калдырып, минем яныма килде. Баянны дәдәй белән бергәләп барып алдык кибеттән», — дип көлдереп алды ул.
Харитоновларны җырлы-моңлы нәсел дияргә кирәк. Анатолийның бертуган сеңелесе Вера Котникова, ике туган тутасы Галина Тимофеева да оста җырлыйлар.
Әле, Анатолий Харитонов машина гаражының бер почмагында музей ясаган. Экспонатлар күп җыелган. Әби-бабаларыннан, әти-әнисеннән калган көнкүреш кирәк-яраклары: көянтә, җеп эрләү җайланмасы, исемле чәйнек, кисмәкләр бар. Яшь чагында үзе уйнаган керәшен халык уен атрибутларын да саклаган ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев